Белер идем әткәем кадереңне,
Колак салыр идем киңәшкә.
Көндә телим күрешеп сөйләшергә,
Сагынам ла сине, ничек түзәргә!
Уйлый идем, исән чакта синең,
Сүзләреңдә орышу бар диеп.
Алар булган асыл киңәшләрең,
Хәзер яшим барсын сагынып...
Кайчакларда югалып калам да мин,
Телим синнән - киңәш сорарга.
Юк инде син яннарымда әткәем,
Туры килә хәзер - үземә уйларга...
Уйларыма кушам киңәшләрең әткәй,
Барысын барлыйм, төшерәм исемә.
Югалып калган чаклар була әткәй,
Син ташлама балаң, керче төшемә...
Белер идем әткәем кадереңне,
Авыз ачмый телим тыңларга.
Югалып калып киңәш кирәк чакта,
Бир көч миңа, абынып калмаска...
Эх, әткәем! Юксынам ла сине,
Соң шул әткәй, соң шул аңладым.
Тик шулайда киңәшләрең тотып,
Син өйрәткән - юлдан атладым!
Мең - мең рәхмәт сиңа, газиз әткәем,
Рухың булсын мәңге җәннәттә.
Хәер догаларым барып ирешсеннәр,
Терсәк якын, тик соң тешләргә...
Ханбеков Марс Нурулла улы - әтиебез якты донъядан китүенә 3 ел.Кадерлебез ин яхшы әти,карт әти булды, ботен йорәген биреп безне тэрбиялап зур юлга бастырганын очен без мен рәхмәтлебез! Тыныч йокла, әти, син мәңге безнең хәтердә.
Сине сагынып, кызың Гөлсөм.