80 нче еллар ахырымы 90 нчы еллар башы булдымы, төгәл хәтердә тугел. Ул вакытта районда 3 зур совхоз иде. Отчет, планнарны туры Уфага барып твпшыра идек. Соңга кадәр министерствода утырып төнгә карый гына юлга чыктык. Совхоз директоры Просолов Анатолий Ефимович та безнең белән. Кыш көне, озак та кайттык, Ялчыкай авылыннан уткәндә төнге 12 ләрне үткән иде инде, шул вакыт безгә директор әйтә: Вахитов Ш.М.ның ничек эшләгөнен күрәсегез киләме, ди. Я уверен, он еще на ферме, ди. Безне фермага алып кереп китте. Машинадан төшеп фермага якын килсәк, эчтә җырлаган тавыш ишетелә. Керсәк, Шәвәли Мухаметович җырлый- җырлый сыерларын тазартып йөри. Бөтен булмышы белән эшенә, сыерларына гашыйк кеше иде ул, урыннары җәнәттә булсын.
Нурия Хәбиева, Таймаҫ ауылы