"Әти” сүзен әйтер өчен
Карыйм бары синең сүрәткә.
Күзем тула шунда яшьләр белән,
Бик авыр шул, бәгърем, йөрәккә.
Әтилеләр булса янәшәмдә,
Көнләшәмен гел дә алардан.
Бәхетемне нигә тартып алдың,
Диеп сорыйм хәзер Ходайдан.
Ни гаебем бар иде соң минем,
Әтиемнән кинәт аердың?
Аердың да, каердың да мине,
Шулай итеп ятим калдырдың.
Искә алып, тормыш иптәше, балалары һәм оныклары.