+16 °С
Облачно
Ят итсәләр бер-берсен,
Бер чеметем тозга манып,
Икмәк ашыйм бер телем!
Телем – шул ук туган илем,
Җирдә телсез ил булмый.
Телен йоткан шамакайга
Тел күрсәтеп тел булмый!
Татар – минем туган телем.
Туган телгә юк үлем!
Телең белән ачыла, халкым,
Чишмәдәй саф күңелең!..
Телем-телем киссәләр дә,
Яшәрсең, ана телем!
Телем минем – шул ук туфрак,
Каберемдә үскән гөлем!..