Сине үлгән диләр, газиз балам.
Хәбәр килде. Хәбәр китерделәр...
Сине түгел... сине генә түгел,
Чал анаңны бүген үтерделәр...
⠀
Сиңа анда суык микән, балам?
Яу кырында диләр җәсәдеңне.
Яу кырында ядрә ява, диләр.
Ядрә микән, әллә яшьләремме?
⠀
Синең җаның бәргәләнәме ул,
Минем җанмы ядрә арасында?
Җан мәңгелек диләр...Нигә хәсрәт
оныттыра икән барысын да?
⠀
Сабырлыгым ничек кайтарасы
Сынмас өчен Раббым сынавыннан?
Авыр, балам, көтүләре авыр,
Билгесезлек - гүр газабы сыман.
⠀
Ак биләүгә биләп сабый чакта,
Имезгәндә күкрәк сөтләремне,
Ак кәфенгә төреп, соң йортыңа
Озатырмын диеп теләдемме...
⠀
Ак биләүгә биләп озатулар
Язсын диеп дога кылган мәлем.
Газиз балам... Җир куйнына салсам,
Җиңеләер кебек әле хәлем.
⠀
Тынычланыр җаным синең җаның
Озаталсам Раббым каршысына,
Син әйтергә өлгерәлми калган
Шәһәдәтне пышылдасам гына...
⠀
Син эшләргә өлгерәлми калган
Күпме эшләр калды бу фанида...
Балаларың сыңар канат калды...
Каһәр төшсен сезгә, зобаныйлар!
⠀
...Төсе китте сыман дөньясының.
Хәбәр килде. Хәбәр китерделәр...
Сине генә түгел, йөрәк парәм,
Чал анаңны бүген үтерделәр...