Все новости
Хәтер
16 Июля , 08:26

Күз яшьләре кипми, коела

16 июль конне безнен очен кадерле булган тормыш иптэше, этиебез, зур этиебез Биккулов Ильфат Фарит улы нәкъ 8 ел элек якты дөньябызны караңгыга күмеп, йөрәк-бәгырьләребезне өзеп, күңелләргә тирән, төзәлмәс яра салып, безнең арабыздан китеп барды.

Күз яшьләре кипми, коела
Күз яшьләре кипми, коела

Инде күпме вакыт узып киткән, тик күңел әле һаман да ышанып бетә алмый. Кайтмавыңны белсәк тә, көтәбез... Син безгә бик җитмисең...
Сиздермичә көннәр, айлар үтте,
Алтын көзләр килеп җиттеләр.
Инде менә әти елың җитте,
Кайтып кына китсәң иде лә.
Кайттык әле барыбыз да,
Җыелышып туган нигезгә.
Өйләр иркен, һавалар саф,
И, ходаем берүк күпсенмә!
Тик, нигәдер өйгә керү белән
Нидер җитми кебек тоела.
Әни каршы ала кочак җәеп,
Күз яшьләре кипми, коела.
Бар табигать чэчэк страны мәлдә,
Китеп бардың ерак җирләргә...
Гомерләрең кыска булган шундый...
Безгә кала бары түзәргә...
Оныклар да сине искә ала
Сагындырдың бит, әти, син!
Юксыналар сине туганнарда
Күрше-күлән, кода-кодагый.

Сине юксынып, тормыш иптәшең, балаларың

Автор:
Читайте нас: