Илшат Нәҗмиев сүзләре. Явдәт Усманов көе. Башкара Илшат Нәҗмиев. Баянда Салават Моратов.
Шәбагыш – бер гомер, бер язмыш
Яшьлегемдә мине, үз улыдай,
Кочагына алды Шәбагыш.
Бергә яшәү безгә насыйп булган.
Бу бәхетле гомер, бу – язмыш.
Бабайларның эзен югалтмаган
Аллагуват дигән урамы.
Истәлекләр белән яши әле
Чишмәләре, ялан, урманы.
Монда безнең ата- бабаларны
Алып килә хыял, зур өмет.
Өр- яңадан яңа нигезләрдә,
Иркен сулап, әйдә дөнья көт!
Торган урын гына түгел хәзер,
Ул күпләрнең туган авылы.
Чыныктырган безне, берләштергән
Зур сынаулар, җиле, давылы...
Халкыбызның күңел дөньясыдай,
Шәбагышым ап-ак каенлы.
Онытылмас истәлекләр булып,
Тарихларга күчкән һәр елы.
Сагынып кайтам урау юлларымнан.
Шәпме, авылым минем, Шәбагыш!
Синең гомер якты, бай тарихлы...
Язган Ходай безгә бер язмыш.