Бөтә яңылыҡтар

Күмертау шәһәрендә татар Конгрессы әгъзалары нинди эш алып бара?

Саумысыз, кадерле татар дусларыбыз!

Күмертау шәһәрендә татар Конгрессы әгъзалары нинди эш алып бара?
Күмертау шәһәрендә татар Конгрессы әгъзалары нинди эш алып бара?

Күмертау шәһәрендә татар Конгрессы әгъзалары нинди эш алып бара дип сорасагыз, болай дип җавап бирер идек: бәйрәмнәрдә актив катнаштык, чаралар бик матур утте: Җиңу Бал, Җиңү Вальсы, Үлемсез полк, строй һәм җыр смотры, Җиңү Парады, эстафета, Җиңү турында уку, «Чемодандагы музей», кичке концерт... Бик куп чараларда катнашып, мактауларга лаеклы булдык.

Бер очрашу турында: татар телен аңлаган балалар белән 94 яшьлек Минихаят апага бардык. Ул Ак инәй татарча гына аралаша. Минихаят апа кызы Зилә белән безне бик матур итеп каршы алды, узе турында сөйләде. Балалар куанып ихтибар белән тыңладылар, Минихаят апага рахмәт айтеп хушлаштылар.

Яшибез, эшлибез, тырышабыз! Дөньялар гына имин-тыныч булсын! Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, туган телебез онытылмасын!

Күмертау шәһәре татар Конгрессы җитәкчесе – Исхакова Гөлбану Кашаф кызы.

Автор:
Читайте нас: