Все новости

Яшьлекнең иң матур чагы

Шәбагыш авылында гомер итүче кадерле кешеләребез Айгөл һәм Илдар Хәйерзамановларны чын күңелдән матур гомер бәйрәме – туган көннәре белән кайнар котлыйбыз!

Яшьлекнең иң матур чагы
Яшьлекнең иң матур чагы

Кызым, хәстәрлекле апам, яраткан әниебез Айгөл! Киявем, җизнәм, киң күңелле әтиебез Илдар! 35 яшьлек юбилеегыз уңаеннан сезгә иң матур теләкләребезне җиткерәбез.
35 яшь – яшьлекнең иң матур чагы, үз-үзеңә, үз көчеңә ныклап ышанган вакыт.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, уңышлар, илһам, гаилә иминлеге һәм сүрелмәс мәхәббәт телибез!
Газиз балаларыгыз көн саен сезне шатландырып торсын. Якын кешеләрегезнең күңел җылысын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерегез. Киләчәк тормышыгыз җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз нурлы булсын.

Иң изге теләкләр белән әтиегез, туганың, кайнешең Азат, балаларыгыз Тимур, Таһир.

Автор:
Читайте нас: