Рузалия Сәйфулла кызы!
55 яшьлек юбилеегыз уңаеннан Сезгә иң матур теләкләремне җиткерәм.
55 яшь - гомернең иң матур чагы, үз-үзеңә, үз көчеңә ышанып, җирдә ныклап басып торган вакыт.
Сезгә яхшы сәламәтлек, сәхнә тормышында иҗади уңышлар, яңа ачышлар, илһам телим!
Газиз балаларыгыз, оныкларыгыз бәхетенә куанып, матур итеп яшәгез!
Якын кешеләрегезнең күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерегез.
Иң изге теләкләр белән Илшат Нәҗмиев
Рузалия Сәйфулла кызы!
Сөекле кызыгыз Регинаның 10 класста язган иншасы минем архивта саклана. Аны бүген “Юшатыр” гәзите төркеменә тәкъдим итәргә булдым. Язмада укучы баланың уй-хисләре, изге теләкләре чагылыш таба, саф йөрәктән чыккан сүзләре күңелгә үтеп керә.
Әниемнең бәхете
Җәйнең матур бер көнендә бәләкәй генә кызыкай Маяк тавында җиләк җыеп йөргән. Шул вакыт ул зур кырмыска иләвенә барып чыга. Шул иләүдә мыжгып торган кырмыскалар арасында аларның сары маен күрә. Аны алып кайтып, өйдәгеләргә күрсәтә. “Кырмыска маен тапкан кеше бәхетле була. Бәхетле булырсың, балам,” - ди аңарга картәнисе. Шул кечкенә кыз - минем әнием. Чынлап та, ул бүген бик бәхетле: аның ике баласы, ике шатлыгы бар.
Минем әнием Рузалия Сәйфулла кызы Әхиярова 1969 елның 23 декабрендә, бар табигать ап-ак мамыкка күмелгән мәлдә, гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Шәбагыш урта мәктәбен тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни-агарту техникумының театр бүлегенә укырга керә. Кызыклы вакыйгаларга бай, дәртле студент еллары “һә” дигәнче үтеп тә китә. Бәхетен ул читтән эзләми: туган ягына кайта. Әнием Шәбагыш авылы мәдәният йорты директоры итеп билгеләнә. Бөтен яшьлек дәртен, күңелен биреп эшли уңган, җитез кыз.
Шул чаклардан 20 ел вакыт үтеп тә киткән. Минем әнием авылның мәдәни тормышын югары дәрәҗәгә күтәрүгә иреште. Яшьләрне, балаларны биюгә, җырга өйрәтеп, олысын да, кечесен дә сәнгать түгәрәкләрендә катнаштырды, аларның барысын да сәхнәгә алып чыкты. Авыл халкының, килгән кунакларның рәхмәт сүзләрен күп ишетте ул.
Әниемнең эше бик авыр, җаваплы. Моны яхшы аңлыйм, шуңа күрә өйдә аның төп ярдәмчесе булырга тырышам. Йорттагы вак-төяк мәшәкатьләр минем өчен бер дә авыр түгел. Әнием сау-сәламәт һәм исән генә булсын, дигән теләктәмен.
Безнең гаиләнең элек-электән килгән йолалары бар. Бәйрәмнәрдә бер-беребезгә сюрпризлар әзерлибез, бүләкләр бирәбез. Клубта булачак концертларга бергәләп әзерләнәбез. Кышларын төрле-төрле тапочкалар, шәлләр бәйлибез. Бөтен шул эшләрне оештыручы, әлбәттә, әнием.
Күңеле белән кешеләргә тик яхшылык кына тели ул. Әниемнең буш вакытларында, өйгә тәмле аш исләре тарала, йортыбызда җанлылык хөкем сөрә.
Әнием ике газиз баласын тәрбияләү, яраткан эше белән бәхетле. Кемгәдер, бәлки, бу сәер дә тоелыр. Тормышта үз юлыңны табу, максатыңа ирешү, хыялыңны тормышка ашыру үзе бәхет түгелме?
Регина Әхиярова,
Шәбагыш авылы урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы.
2009 ел.