

Гомер бәйрәмең белән, туганыбыз
Чын күңелдән сине котлыйбыз
Сезгэ ныклы саулык, озын гомер
Күңел тынычлыгы телибез!
Бәләкәйдән син, апай, тырыш булдың
Жиренә житкереп эшләдең эшләрне
Син пешергән ризык тел йотырлык
Яшәгез куандырып сез безне!
Әни янына кайткан сымак була
Синен әэмле чәйне эчкәндә
Езнәйгә дә рәхмәт, якты йозе белән
Каршы ала гел без килгәндә
Тозегән доньяларыгыз бик матур
Насыйп булсын шатланып яшәргә
Балалар, шокер, шундый акыллылар
Куанычларын язсын күрергә!
Аяк кулларыгыз сызламасын
Саулыгыгыз булсын корычтай
Бер беребезгә шулай кирәк булып
Терәк булып яшик бүгендәй!