Туган якның тугры сакчысы!

Бүгенгесе көндә Азат иркәм үзенең матур 45 яшьлек юбилеен каршылый!

Туган якның тугры сакчысы!Туган якның тугры сакчысы!
Туган якның тугры сакчысы!

Туган якның тугры сакчысы!

Җир кешесенең алтын куллары!

Авыл хуҗалыгы — ул икмәк тә, яшелчә дә, мул сөт һәм ит тә. Һәм шушы байлыкның нигезендә  бер мөһим тармак ята — терлекчелек. Ә терлекчелекнең тоткасы, аның иминлеге сагында торучы кеше — ул ветеринар табиб. Сүзем районыбызның СПК “Киров” хуҗалыгында нәкъ менә шундый үз эшенең остасы, тырышлыгы һәм фидакарьлеге белән аерылып торучы мал табибы булып эшләүче бертуган иркәм Азат Марат улы турында.Кайвакыт бер һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен, авырлыгын да, рәхәтен дә тулысынча аңлар өчен, аның турында читтән генә карап тору җитми. Ә менә үзебезнең улыбызның, кан-кардәшебез,иркәбезнең, абыебызның— Азат Марат улы Абдульманов кебек — шул өлкәдә 24 елкөнне төнгә ялгап эшләгәнен күрү бөтенләй башка хисләр уята.

 Бәләкәйдән үк Азат иркәмнең  дүрт аяклы дусларга булган мәхәббәте күзгә ташлана иде. Кечкенәдән кош-корт тирәсендә чуалган, мал-туарларны карашкан малай ул вакытта ук инде киләчәген сайлаган булган икән. Әти-әниебез икеседә туган “Киров” хуҗалыгында, хаклы ялга чыкканчыга кадәр, иртә таңнан кичкә кадәр намуслы, тырыш хезмәт куйган кешеләр булдылар. Безне дә алар үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр, зур рәхмәт аларга. Хезмәт, намус, тәртип, тәүфыйк һәм дә туганлык төшенчәләрен аңыбызга сеңдергәннәре өчен. Әтиебез Марат Хәмәди улы гомер буе руль артында, “Зил” машинасында да, сөт ташу машинасында да, төрле специалистларны йөретү эшендә дә хезмәт куйган кеше. Өйебезгә ул карангы төшкәч кенә кайтып җитә иде. Шулай булгач мал-туарны карау Азат иркәмнең җилкәсендә булды. Әле үзем 50 яшькә җитеп барганда гына анлап, күземә яшь килеп утырам, никадәр эгоистрак булганмын икән, дип. Әти-әниләр кунакка китсәләр, Азат иркәмә сыер саварга кушам, имеш мин сыердан куркам. Ул берсүзсез сыерларны савып, бозауларны эчереп куя иде. Мәктәп партасы артыннан соңгы кыңгырау тавышы ишетелүгә, ул юлын бары тик яраткан ветеринария белән бәйләүе, бәләкәйдән үк мал янында булуындадыр. Наумовка авыл хуҗалыгы техникумының бу тармагын сайлавы очраклы түгел, ә йөрәк кушуы булгандыр.

Бүгенге көндә Азат — Киров исемендәге хуҗалыкның иң кирәкле белгечләренең берсе. «Мал табибы» дип әйтүе генә ансат. Аның эше тавык чүпләп бетермәслек: иртәнге сәгать дүрттә инде ул фермада, ә кичен соңгы сыер савылып беткәндә генә өенә кайтып керә. Аның төп бурычы — йөзләгән баш мөгезле эре терлекнең сәламәтлеген контрольдә тоту, төн уртасында малларга ярдәмгә ашыгу,  мең төрле авыруның сәбәбен тоемлап, дөрес диагноз кую. Бу гади генә эш түгел. Монда зур физик көч тә, төгәл белем дә, иң мөһиме — хайваннарга карата чиксез мәхәббәт кирәк. Ул үзенең белеме белән генә түгел, ә хайваннарга карата булган шәфкате, сизгерлеге белән дә аерылып тора. Терлекләр дә аның кулларының җылысын, тавышын таный — бу бит иң зур ышаныч билгесе.Хуҗалык фермасының маллары гына түгел, ә инде авыл халкының маллары да Азат Марат улының шифалы кулларына мохтаҗ. Малның бит аның теле юк, кайсы җире авырта икәнен әйтергә, ә бары тик күзенә мөлдерәп карап кына хәлен аңлата. Халык мөрәҗәгәтенә дә, ул барлык эшләрен ташлап, ярдәм кулын сузарга чыгып йөгерә.

Энебезнең, абыебызның эштән кайтып кергәнен сирәк күрәбез. Кайчакта көне буе аяк өсте. Ләкин беркайчан зарланмый. Чөнки ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.Бүген инде ул районның иң тәҗрибәле ветеринарларыннан санала. Хуҗалык җитәкчелегеге дә Азат Марат улының хезмәтен югары бәһалый. Бик күп мактау билгеләре бар, шулар арасында Башкортостан республикасының авыл хуҗалыгы Министрлыгынның Мактау грамотасы. Терлекчелектәге уңышлар турыдан-туры аның намуслы, фидакарь хезмәтенә бәйле. Ул һәр хайванга җан җылысын биреп карый, аларның сәламәтлеге сагында зур җаваплылык тоеп эшли. Аның куллары шифалы, сүзләре тынычландыра торган — бу барлык мал табибларына хас сыйфат.

Гаилә учагын сүндерми саклаучы ир-егет буларак та Азат иркәм сокланырлык. Тормыш иптәше Розалия киленебез белән алар бер-берсен аңлап, тату гомер кичерәләр. Бүгенгесе көндә мәрхүмә әбиебезнең нигезен саклап,авылыбызны ямьләп торган матур дөньялар корып, йөрәк җимешләре балалар үстереп тигез, парлы, матур тормыш корып яшиләр. Ике игезәк уллары — әтиләренең горурлыгы, ныклы терәге. Ә инде кадерле кызлары-җимешебез тугач, нәсел нигезебез тагын да ямьләнде, нурланды. Балаларыбыз — бабай-нәнәйгә,кодагыйга карата ихтирамлы, ярдәмчел булып үсәләр. Азат үзе дә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», — ди. Шуңа күрә балаларына кешелеклелек, тырышлык һәм гадилекне тәрбияләргә тырыша.

Бүгенгесе көндә Азат иркәм үзенең матур 45 яшьлек юбилеен каршылый!45 яшь — ул ир-ат өчен иң матур, җимеш бирә торган чор. Азат иркәм, сиңа карап шуны әйтәсе килә: син үзеңнең кече ватаныңа, туган туфрагыңа тугры калган, авыл тормышын тотып торучы алтын баганаларның берсе. Синең кебек фидакарь затлар булганда, фермаларыбыз имин, өстәлләребез мул булыр.Районыбыз иминлеге хакына армый-талмый хезмәт куючы, гади, әмма мактаулы хезмәте белән авыл хуҗалыгының тоткасы булган мондый фидакарь улыбыз, иркәбез, абыебыз, туганыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз.  Эшеңдә яңа үрләр яулавыңны,зур уңышларга ирешүеңне телибез! Син безнең гаиләбезнең дә ныклы терәге, якыннарыңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле ир-егет!

Сиңа һәм сезнең гайләгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхете, балаларыгызның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп яшәвегезне телибез!Тормыш юлыгызныңһәрвакыт якты һәм имин булсын! Йортыгызга бәрәкәт, күңелегезгә һәрвакыт шатлык-куанычлар гына иңсен! Киләчәктә дә шундый ук сабыр, тыйнак, ярдәмчел булып кал. Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Иң изге теләкләр белән якыннары!

Автор:
Читайте нас